«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе игълан ителде - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе игълан ителде

07.11.2023

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе старт алды. Ул республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятнә, рухилыгына, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклауга һәм җәмгыятькә тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.

Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгелиләр: «Хатын-кыз – ана», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык», «Хатын-кыз – галим», «Минем язмышым-минем һөнәрем (җитештерү өлкәсендә эшләүче хатын – кыз)», «Хатын – кыз – лидер», «Хатын-кыз – бизнес-леди», «Өченче буын героинясы», «Хатын-кыз-ел үрнәге», «Ир-ат-лидер», «Ир-ат-асыл йөрәк».

Бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уза. Аның оештыручылары булып «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы тора. Оештыручылар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе бар.

Бәйгедә катнашу өчен 2023 елның 27 ноябренә кадәр гариза җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүмат бәйгенең Нигезләмәсендә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли