«Эрмитаж-Казан» үзәге музейның иң гадәти булмаган хуш исләр экскурсиясенә чакыра - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәге музейның иң гадәти булмаган хуш исләр экскурсиясенә чакыра

Һәр җомга «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсендә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә хуш исләр экскурсиясе уза.

Сез беләсезме, кешелек 2500 ел дәвамында исләрне өйрәнә? Антик заманда хуш исле майларны җирләү йолаларында, шулай ук сугышларда катнашу өчен кулланганнар. Аристотель билгеләп үткәнчә, кешедә исләрне тою хайваннардагыга караганда көчсезрәк, ә Диоген хуш исләрне аякларына сөртергә кушкан. Чөнки болай эшләгәндә ис тән буенча өскә күтәрелә.

Бөек Александрның Көнчыгыш сәяхәте үткәннең хуш исләре турында тагын да күбрәк фактлар ачачак. Бу җомга көнне 18:00 сәгатьтә экскурсиядә сезне көтеп калабыз.

Билет бәясе: 500 ₽ (күргәзмәгә керү билеты+экскурсия).

Билет алу

Пушкин картасы буенча билет алу

Язылу өчен телефон номерлары: 8 (843) 567-80-32, 8 (843) 567-80-34.

Урыннар саны чикләнгән.

*Әгәр дә сездә хуш ис компонентларына аллергия бар икән, экскурсиядә катнашудан тыелуны үтенәбез.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли