«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Яңа ел тамашалары - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Яңа ел тамашалары

2023 елның 14 декабреннән 30 декабренә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәге Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы күргәзмәдән кече мәктәп укучылары өчен «Яңа ел тылсымын эзләү яки вакыт буенча сәяхәт» яңа ел театральләштерелгән бәйрәм программасына чакыра.

Катнашучылар Борынгы дөнья буйлап Яңа ел маҗараларына барачак! Төрле илләрнең Яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән танышачак. Борынгы заманның киемнәре һәм бәйрәм сыйлары турында миф һәм риваять геройлары аша беләчәк. Сәнгать әсәрләре нәрсә турында сөйли, алар Яңа елны коткарырга һәм Кыш бабайның югалуының серен ачарга ярдәм итә алырлармы? Болар барысы да Яңа ел театральләштерелгән программасында!

Балаларны искиткеч хикәяләр көтә, шулай ук Яңа ел чыршысында Кыш Бабай, Кар Кызы һәм риваять геройлары белән күңел ачу.

Программага язылу (25-35 кеше) һәм өстәмә мәгълүмат өчен телефон номеры:

+7 (843) 567-80-32+7 (843) 567-80-34.

Электрон почта: hermitage-kazan@mail.ru

Бәясе: 800 сум (бәйрәм программасы + татлы бүләк 500 г.).

Өлкәннәр: керү билеты буенча.

Аудитория яше: 6+

Кайда: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге, (3 кат)

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли