«Эрмитаж-Казан» үзәгендәге «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсенең тәмамлану көне үзгәртелде - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгендәге «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсенең тәмамлану көне үзгәртелде

«Эрмитаж-Казан» үзәге Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсенең тәмамлану көнен үзгәртә. Казан халкы һәм кунаклары 2024 елның 21 гыйнварына кадәр уен зоналары, капшап карау мөмкинлеге булган, хуш исле һәм мультимедия станцияләре белән интерактив күргәзмәдә дөнья музее шедеврларын күрә алачак.

Ике мең ел дәвамында кешелек Александрның тарихына мөрәҗәгать итә. Македонский тарихта иң бөек империяне барлыкка китергән, бер генә сугышта да җиңелмәгән һәм исән чагында легендага әверелгән шәхес. Ул чорда аңа табынганнар, ә ул дөньядагы беренче глобальләшүне башкарган һәм грек мәдәниятен Европадан Азиягә тараткан. Эллинизм чорында дөньяның мәдәни бердәмлеге идеясе туа һәм тормышка ашырыла, ул Македония патшасының Көнчыгыш походының төп нәтиҗәсе булып тора.

2023 елның 22 февраленнән күргәзмәне 75 меңнән артык кеше караган. Аларның күбесе экскурсияләрдә, уен һәм күргәзмә буенча махсус программаларда катнаша.

«Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсендә һәркем үзе өчен уңайлы форматны таба ала.

Күргәзмә планнары

Киләчәктә күргәзмәдә «Сәнгать төне» халыкара акциясе кысаларында махсус программа, балалар өчен яңа ел театральләштерелгән программа, мастер-класслар эшләтеп җибәрү, Копт Мисырның график эшләрен һәм тукымаларын дүртенче ротацияләү, шулай ук төрле категория кунаклар өчен махсус тәкъдимнәр планлаштырыла.

Билет бәясе:

  • өлкәннәр – 350 сум,
  • ташламалы (студентлар, пенсионерлар) – 250 сум,
  • ата-аналары белән бергә килгән 18 яше тулмаган балалар өчен күргәзмәгә керү – түләүсез.

Билетларны музей кассасыннан, онлайн һәм Пушкин картасы буенча алырга мөмкин.

Онлайн билет алу

Пушкин картасы буенча билет алу

Элемтә өчен телефон: +7 (843) 567-80-33+7 (843) 567-80-34

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге.

Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10:00-18:00, җомга 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе 10:00-18:00.

Эш режимы 2023 елның 1 октябреннән 2024 елның 30 апреленә кадәр: дүшәмбе ял көне, сишәмбе- пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе 10:00-18:00, җомга 11:00-20:00.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли