Казан Кремле музейларының туристлык сезонында эш режимы үзгәрә - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремле музейларының туристлык сезонында эш режимы үзгәрә

29.04.2022

1 майдан 30 сентябрьгә кадәр Казан Кремле музейлары җәйге эш режимына күчә.

«Эрмитаж-Казан» үзәге, Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстанның Табигать тарихы музее, Туп утары музее, «Манеж» күргәзмәләр залы дүшәмбедән якшәмбегә кадәр ял көннәрсез 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Җомга көнне музейлар 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Ислам мәдәнияте музее һәр көн  9:00 сәгатьтән 19: 30 сәгатькә кадәр эшли.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли