Казан Кремлендә «Фантастик Пластик» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Фантастик Пластик» күргәзмәсе ачылды

2023 елның 12 сентябрендә «Манеж» күргәзмә залында «Фантастик Пластик» күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Бу Россиянең иң масштаблы экологик күргәзмәләренең берсе. Экспозициядә Россия һәм чит ил дизайнерлары һәм рәссамнары проектларының 40 тан артык эше һәм фотосурәтләре бар.

Күргәзмәне Мәскәү дизайн музее СИБУР компаниясе ярдәме белән «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында оештыра. Әлеге проектның төп бурычларының берсе: пластиктан эшләнгән әйберләрне – кием, мебель, аксессуарлар, төзелеш материаллары, балалар уенчыклары – күрсәтү аша шәһәр халкын бу материалны эшкәртү һәм куллану мөмкинлекләре белән таныштыру.

Ачылышта Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова катнашты. Ул: «Бу искиткеч күргәзмә проектының «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегендә тормышка ашырылуы бик күңелле. Күргәзмә үз тамашачыларын табар дип ышанам. Ә СИБУР компаниясе белән уртак эш әлеге күргәзмә кысаларында гына түгел, ә башка күп кенә күргәзмәләрдә дә дәвам ителәчәк. Күргәзмә проектының төп миссиясе – тормышка ашырылган проектлар турында сөйләү, күрсәтү һәм кызыксындыру», – дип белдерде.

СИБУР компаниясенең «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» ААҖ дәүләт органнары белән элемтәләр хезмәте җитәкчесе Станислав Мартыненко билгеләп үткәнчә: «СИБУР компаниясе ябык цикллы икътисад концепциясенә таяна, ул үз эченә яңартыла торган җитештерүне, калдыклар күләмен һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын киметүне ала. Бу алым компаниянең бөтен эшчәнлегенең нигезендә ята. «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында «Әйләнә-тирә мохитне саклау» юнәлеше гамәлгә ашырыла. Без «Фантастик Пластик» проекты аша игътибар юнәлдерелгән калдыкларга җаваплы мөгамәләдә булу бик мөһим дип саныйбыз».

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Жанна Ушакова: «Бүген без Казан Кремлендә пластик эшкәртүгә багышланган гадәти булмаган күргәзмә ачабыз. Экологик проблемалар – кешелекнең соңгы дистә еллардагы мөһим көн кадагында торган соравы. Монда без күргән юнәлеш экологик проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, ягъни аларга игътибар итәргә чакыра».

Мәскәү дизайн музееның генераль директоры, проект кураторы Александра Санькова: «Күргәзмә инде 4,5 ел яши һәм һәрдаим киңәйтелә. Әйтик, Казанда ул qullar җиһаз бренды дизайн әйберләре белән тулыландырылды. Без үзебезнең күргәзмәләрдән соң яңа инициативалар барлыкка килүенә һәм безгә эшкәртелгән пластиктан җирле дизайнерлар, инженерлар ясаган объектлар җибәрүенә шатланабыз. Хәзер күргәзмә залында Африка, Европа, Латин Америкасы, Кытай илләреннән проектлар һәм экспонатларның дүрттән бер өлеше диярлек Россиядән тәкъдим ителгән», – дип сөйләде.

Проектның аерылгысыз өлеше булып мастер-класслар, лекцияләр һәм кино күрсәтүне үз эченә алган белем бирү программасы тора. Дизайн тарихын өйрәнү, экомода өлкәсендә ядалыклар уйлап чыгаручыларының иҗаты белән танышу, recycle-индустриянең нәрсә икәнен белү, һәм калдыклар дип саналган кирәкмәгән әйберләрдән искиткеч аксессуарлар булдырырга өйрәнү – болар барысы да күргәзмә кысаларында Казан халкын һәм кунакларын көтә.

Күргәзмә 2023 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

Эш режимы:

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 10:00 – 18:00

җомга: 11:00 – 20: 00

шимбә-якшәмбе: 10:00 –18:00

Белешмәләр өчен телефон:

+7 (843) 567-80-68

+7 (843) 567-80-67

E-mail: kremlin-manege@yandex.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли