Октябрьдә яңа француз рәсеме коллекционерлары турында лекцияләр - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Октябрьдә яңа француз рәсеме коллекционерлары турында лекцияләр

«Сәүдәгәрләр тәкъдир иткән хезмәт» лекцияләр циклы. Лекция яңа француз рәсем сәнгатенең рус коллекционерлары – Мәскәүнең иң бай Щукиннар һәм Морозовлар гаиләләренә багышлана. Алар яңа француз рәсем сәнгатенең уникаль коллекцияләрен туплау аркасында таныла.

10 октябрь – «Старшие братья» («Өлкән абыйлар»). Михаил Морозов һәм Петр Щукин тупланмаларында француз рәсеме

Лекция киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, ләкин игътибарга лаек «Старшие братья» («Өлкән абыйлар») коллекционерларына багышлана. Михаил Абрамович Морозов коллекциясен хәзерге рус рәссамнарының истәлекле картиналарын сатып алудан башлый, ә аннары аңа хас булган дәрт белән француз рәсемен дә ала башлый. Петр Иванович Щукин, күбрәк борынгы рус авторларының картиналарын җыючы буларак билгеле. Ләкин ул да Писсарро, Сислей, Ренуар һәм Деганың берничә картинасын сатып ала. Алар соңрак аның энесенең тупланмасын тулыландыра.

Онлайн билет алу

Пушкин картасы буенча билет алу

11 октябрь – «Русский, который никогда не торгуется» («Сатулашмый торган рус»). Иван Морозов

Лекция уйчан, тыйнак һәм һәрвакыт сакчыл коллекционер Иван Морозовка багышлана. Пречистенкадагы йортын реконструкцияләгәндә, ул архитектор Лев Кекушевтан интерьерларга картиналарны элү өчен күбрәк катгыйлык бирүен сорый. Диварда каралган урынга картиналар сатып алуны ул еллар буе көтеп тора торган була.

Онлайн билет алу

Пушкин картасы буенча билет алу

12 октябрь – «Гениальный провидец» (“Гениаль күрәзәче”). Сергей Щукин

Лекция үзенең гаять зур эшчәнлеге, эшлеклелеге һәм намуслылыгы өчен «коммерция министры» дип аталучы Сергей Щукинга багышлана. Сергей Щукин үзенең сирәк була торган ял вакытларын коллекция туплауга багышлый. Ул әлеге эшкә үзенә хас булган төплелек белән карый. Импрессионистлар һәм символистлар, фовистлар һәм кубистлар картиналарын кызыксыну белән сатып ала. XXI гасырда Щукинның авангард осталары картиналарын җыю кыюлыгын бәяләү авыр. Ул дәреслекләрсез, үз тойгысы белән генә җитәкчелек итеп, Матиссның «Кызыл бүлмә» һәм «Бию» һәм Пикассоның «Өч хатын» кебек шедеврларны сатып ала.

Онлайн билет алу

Пушкин картасы буенча билет алу

Лекцияләр 11:00 һәм 18:30 сәгатьтә башлана

Лектор: Алёна Алексеевна Петровская, Дәүләт Эрмитажының фәнни-агарту бүлеге хезмәткәре, сәнгать белгече.

Бер лекциягә билет бәясе: 250 ₽

Өч лекциядән торган циклга абонемент: 660 ₽

Онлайн абонемент алу

Пушкин картасы буенча абонемент алу

Алдан язылырга кирәк

Лекцияләргә алдан язылу һәм тулырак мәгълүмат өчен телефон номерлары:

+7 (843) 567-80-32

+7 (843) 567-80-34

Урыннар саны чикле

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли