30 августтан Кол Шәриф мәчете галереясендә «Казанның Җәмигъ мәчетләре» күргәзмәсе эшли башлый - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

30 августтан Кол Шәриф мәчете галереясендә «Казанның Җәмигъ мәчетләре» күргәзмәсе эшли башлый

2022 елның 30 августыннан Кол Шәриф мәчете галереясендә «Казанның Җәмигъ мәчетләре» күргәзмәсе эшли башлый. Күргәзмә революциягә кадәр булган, бүген эшләп килүче һәм проектланып киләчәктә төзелә торган җомга мәчетләре галереясен тәкъдим итә һәм өч тупланмадан тора.

Беренче тупланма – Казанның революциягә кадәр булган җәмәгать җыелып җомга намазын укый торган мәчетләрнең сурәтләре. Зурайтылган фоторәсемнәр XVIII гасыр ахырында XX гасыр башындагы 12 җәмигъ мәчетенең архитектурасын карарга мөмкинлек бирә. Күргәзмә хәйриячеләр, архитекторлар һәм борынгы татар мәчетләренең стилистик үзенчәлекләре белән таныштыра.

Икенче тупланма – Кол Шәриф мәчетенең заманча автор фоторәсемнәре. Биредә мәчетнең тышкы кыяфәтен генә түгел, ә гыйбадәтханәнең эчке матурлыгын да күрергә мөмкин: Бу – гыйбадәт кылу заллары, бәйрәм намазы мизгелләре, ислам мәдәнияте музееның көндәлек тормышы.

Өченче тупланма – Казанның Җәмигъ мәчете проектын эшләү буенча Ачык Халыкара бәйгенең биш финалистының эскиз рәвешендәге сурәтләре. Булачак Җәмигъ мәчете урынына нигез ташы 2022 елның маенда салынды. Татарстан башкаласында яңа архитектура могҗизасын тудыручылар нинди образлардан илһам алачагын күрү кызык.

Казан – төрле мәдәниятләр һәм диннәр үзара тыгыз үрелгән заманча шәһәр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән Җәмигъ мәчетләре әлеге элемтәне үткән, бүгенге һәм киләчәк архитектурасында чагылдыра.

Проект Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли