Казан Кремлендә рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Кояш белән иркәләнгән» күргәзмәсе ачылачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Кояш белән иркәләнгән» күргәзмәсе ачылачак

2023 елның 10 маенда Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Кояш белән иркәләнгән» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә Әнвәр Сәйфетдиновның хатын-кызларга багышланган аерым циклыннан картиналары күрсәтеләчәк.

Сәнгать эшләре татар хатын – кызы костюмының матурлыгын ачык итеп тасвирлый, шулай ук хатын-кызларга хас сыйфатларны ассызыклый, алар арасында зур эчке көч, матурлык, игелек. Символик рәвештә, күргәзмәдә төп картина «Әни» картинасы булачак. «Кояш белән иркәләнгән» күргәзмәсендә рәссамның XVI – XIX гасырларда татар хатын-кызы образына, туган як табигатенә багышланган эшләре, шулай ук агач скульптуралар керәчәк.

Автор үзе үзенең проекты турында болай ди: «Күргәзмә әниләргә һәм хатын-кызларга, туган илемнең табигатенә һәм көнкүрешенә багышлана. Иҗатымны Ватанга һәм халыкка багышлыйм». Күргәзмә Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында оештырыла. Ул рәссамның 60 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелә һәм 2023 елның 18 июненә кадәр дәвам итәчәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли