Казан Кремлендә яшь гражданнар беренче паспортларын алды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә яшь гражданнар беренче паспортларын алды

30 августта «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

«Мин – Россия гражданины! Мин Татарстан баласы!» дип исемләнгән акция Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Миграция мәсьәләләре идарәсе белән берлектә уздырылды.

Әлеге чарада 14 яшькә җиткән егет һәм кызлар, шулай ук аларның әти-әниләре катнашты. Алар «Борынгы символ тарихы» интерактив экскурсиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербы тарихы белән танышты. Экскурсия ахырында, иҗади дәрес вакытында, яшүсмерләр үз гаиләләренең гербын булдырды.

Россия гражданинының шәхесен раслаучы документларны Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рыжикова Наталья Геннадий кызы тапшырды.

Бу егет һәм кызларны беренче паспорт алулары белән котлыйбыз!

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли