Татарстанның табигый тарих музеенда «Нократ парейазаврлары» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Татарстанның табигый тарих музеенда «Нократ парейазаврлары» күргәзмәсе ачылды

24 майда Татарстанның табигый тарих музеенда «Нократ парейазаврлары» күргәзмәсе ачылды. «Нократ парейазаврлары» күргәзмә проекты кунакларны 260 миллион ел элек безнең планетада динозаврлар барлыкка килгәнче үк киң таралган хайваннар белән таныштыра.

Экспозициядә 20дән артык экспонат тәкъдим ителгән, аларның шактый өлеше Нократ  палеонтология музее фондларыннан алынган.

Күргәзмәне ачуда Нократ палеонтология музее директоры Алексей Торопов катнашты. Ул: «Нократ парейазавры» күргәзмәсе күптән түгел генә – узган елда дөнья күрде. Аның презентациясе Дарвин музеенда узды. Татарстанда ачылучы күргәзмәдә без үзенчәлекле экспонатларны кулланырга һәм иллюстрацияләр белән тулыландырырга тырыштык», дип билгеләп үтте.

Монда парейазаврларның оригиналь табылдыклары, шул исәптән тулы скелетлар һәм бу хайваннарның реконструкцияләнгән тышкы кыяфәте тәкъдим ителгән. Кунаклар парейазаврларның яшәү рәвеше, аларның кызыклы анатомик һәм морфологик үзенчәлекләре белән таныша алачак.

Күргәзмә 2023 елның 27 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Билетларны сылтама буенча үтеп сатып алырга мөмкин

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли