Ислам мәдәнияте музеенда «Казан Коръән» күргәзмәсе ачылачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Ислам мәдәнияте музеенда «Казан Коръән» күргәзмәсе ачылачак

2023 елның 16 маенда 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Казан Коръәне» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Изге китапның беренче тулы текстының Казанда бастырылуының 220 еллыгына багышлана.

Күргәзмәдә Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни китапханәсе коллекциясеннән уникаль экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Беренче чиратта, Коръәненең XVIII гасырга караган татар кулъязмалары, 1803 елгы Коръәннең беренче басмасы, Казан Коръәне феноменын тикшергән татар дин әһелләренең Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев һәм башкаларның кулъязмалары һәм китаплары.

Күргәзмә XIX-ХХ гасыр башында Коръән бастыру эшендә кулланылган күптөрле нәшрият, каллиграфик табылдыкларны тикшерә. Моның өчен Татарстан Республикасында иң зур Коръән коллекцияләренең берсенә ия булган «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан сирәк басмалар җәлеп ителгән. Күргәзмәдә Совет Россиясендә басылып чыккан, Япониядә (1934) һәм Финляндиядә (1969) татар эмигрантлары тарафыннан нәшер ителгән Коръәннәр тәкъдим ителәчәк.

Хәзерге басмалар Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан басмасын популярлаштыруга керткән зур өлешен күрсәтә. Музей һәм китапханә коллекцияләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның шәхси коллекциясеннән, Казан мәчетләре китапханәләреннән сирәк очрый торган Коръәннәр тулыландыра. Күргәзмә Казан Коръәнен дөньякүләм әһәмияткә ия феномен буларак билгеләүче заманча тикшеренүләр белән таныштыра.

Күргәзмә Россия һәм «Россия — Ислам дөньясы: KAZANFORUM 2023» Халыкара икътисади форумы алдыннан ачыла һәм Казанны мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре буларак тәкъдим итә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли