Ислам мәдәнияте музеенда «Казан Коръәне» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Ислам мәдәнияте музеенда «Казан Коръәне» күргәзмәсе ачылды

2023 елның 16 маенда Ислам мәдәнияте музеенда Коръән китабының тулы текстын беренче мәртәбә Казан шәһәре типографиясендә бастырып чыгарылуның 220 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов,  Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни китапханәсе директоры урынбасары Эльмира Әмерханова, Казан Коръәннәрен тикшерүче, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Коръән коллекциясе каталогы авторы Нурия Гәрәева катнашты.

Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Илнур Низамиев кунакларны сәламләү сүзләре белән каршы алып болай диде: «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумы алдыннан без яраткан тамашачыларыбызга, башкалабыз кунакларына «Казан Коръәне» күргәзмәсен тәкъдим итәбез. Күргәзмә Казанның мөселман дөньясында беренче басма Коръәнне бастырып чыгарган шәһәр булуын искәртә. Нәкъ менә Казанда 220 ел элек Коръәннең тулы тексты чыкты, ул мөселманнарның Изге китабын бастыру стандартларын билгеләде».

Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин ассызыклаганча: «Дөньяда мөселманнар тарафыннан әзерләнгән һәм стандартларга туры китереп бастырылган беренче Коръән Казанда 1803 елда әзерләнгән. Бу зур басма хәзер дә монда, сез аны монда күрә аласыз. Бу татар халкы өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен зур кыйммәт. Бу изге китаплар яхшы хәлдә сакланган һәм бүген бу залда тәкъдим ителгән».

Күргәзмә 2023 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Адресы: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее. Эш режимы: һәркөн 9:00-19:30. Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли