Туп утары музеенда «Кубачи-Зирехгеран. Осталар шәһәре» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Туп утары музеенда «Кубачи-Зирехгеран. Осталар шәһәре» күргәзмәсе ачылды

2023 елның 28 апрелендә Туп утары музеенда Дагстан Республикасы А.Тахо – Годи  исемендәге Милли музее фондыннан һәм шәхси тупланмалардан «Кубачи-Зирехгеран. Осталар шәһәре» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция кунакларны борынгы Зирехгеран–Кубачи шәһәренең үзенчәлекле тарихы һәм тормышы белән таныштыра.

Күргәзмәдә кубачинлыларның зәркән һәм кыймәтле ташлардан эшләнгән эшләнмәләре, традицион кием һәм тукымалар, кораллар, савыт-саба һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителгән. Күргәзмәнең бер бүлеге заманча сәнгатькә багышлана, анда Дагстан рәссамнарының Кубачины сурәтләнгән эшләре урнаштырылаган. Экспозициядә барлыгы 200дән артык уникаль әйбер бар.

Дагстан Республикасының А. Тахо-Годи исемендәге Милли музееның генераль директоры урынбасары Җәмилә Дагирова үзенең сәламләү сүзендә болай диде: «Казан Кремленә, Туп утары музеена зур рәхмәт, алар безгә бу проектны үзләрендә күрсәтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу безнең өчен бик абруйлы дәрәҗә. Без бу кешеләрнең кем икәнлекләре, аларның тормыш-яшәү рәвеше турында сөйләячәкбез. Күргәзмә Дагстан Республикасы Милли музее экспонатлары аша һәм кубачинлылар үзләре безгә биргән әйберләр аша турыдан-туры бу авыл турында сөйли. Монда эш кораллары бар, аутентик әйберләр, хәтта безнең музейда булмаган экспонатлар бар. Коллекциянең күп өлеше танылган Россия этнографы Евгений Шилинг тарафыннан тупланган».

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Светлана Коновалова хезмәттәшләренә күргәзмә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы исеменнән Дагстан Республикасы Милли музее җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм.  Проект чынлап та искиткеч. Монда әлеге искиткеч сәнгатьне барлыкка китергән кешеләрнең үзенчәлекле дөньясын күрәбез, аның турында безнең һәрберебез кечкенәдән ишеткән — бу Кубачи, бу бөтен дөньяга танылган дөнья бренды».

Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов ассызыклап: «Хөрмәтле дуслар, кояшлы Дагстаннан килгән кунаклар, чыннан да, бу Татарстан Республикасы, аның күпмилләтле халкы тормышында бик зур вакыйга. Алар искиткеч тарихлы гаҗәеп кешеләр. Дагстанның Милли музеена рәхмәт,бу безнең өчен зур әһәмияткә ия вакыйга», – диде.

**Күргәзмә 2023 елның 15 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Билетларны сылтама буенча алырга мөмкин. Шулай ук Пушкин картасы буенча да билетлар бар.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли