11 апрельдә «Тимур Акулов – аны Татарстанның тышкы эшләр министры, дип атыйлар иде» дип аталучы күргәзмә ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

11 апрельдә «Тимур Акулов – аны Татарстанның тышкы эшләр министры, дип атыйлар иде» дип аталучы күргәзмә ачыла

2023 елның 11 апрелендә 10:00 сәгатьтә Россиянең һәм Татарстанның танылган сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, дипломат һәм Татарстан тышкы сәясәт идарә тармагына нигез салучы Тимур Юрьевич Акуловка багышланган күргәзмә ачыла. 2023 елда аның тууына 70 ел тула.

Экспозициядә архив фотолары, видеокадрлар, гаилә коллекциясеннән предметлар, шулай ук чит ил делегацияләренең бүләкләре тәкъдим ителә.

Тимур Акулов Татарстан Республикасының сәяси тормышына 1990 еллар башында, беренче Президент Минтимер Шәймиевың киңәшчесе буларак килеп керә. Аның Йәмәндә дипломатик эш тәҗрибәсе була, гарәп, инглиз һәм үзбәк телләрендә иркен аралаша, Казан университетында студентларны укыта.

1990 елларда Тимур Акулов республиканың чит илләр белән мәдәни һәм икътисади элемтәләр урнаштыру координаторы булып тора. Турыдан-туры аның катнашында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме төзелә. Чит илләрдә Татарстанның экспорт мөмкинлекләрен һәм инвестицион климатын популярлаштыручы вәкиллекләр структурасы булдырыла. Казанның 1000-еллыгына әзерлек вакытында Тимур Акулов бәйрәмнең халыкара өлешен оештыруны җитәкли.

Күргәзмә аша Татарстанның рәсми булмаган «тышкы эшләр министры»ның шәхесе белән якыннан танышып, республиканың халыкара элемтәләренең барлыкка килү тарихын, хәзерге торышын һәм киләчәк перспективаларын тирәнрәк аңларга мөмкин булачак.

Күргәзмә 2023 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли