Бауман урамы буенча экскурсия - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Бауман урамы буенча экскурсия, 6+

Җәяүле

60 мин.

Экскурсиянең тасвирламасы

Бауман урамы – башкаланың иң борынгы урамнарының берсе. Җәяүле экскурсия барышында сез Богоявление гыйбадәтханәсенең бай тарихы белән танышырсыз, Милли банк һәм нуленче километрны күрерсез, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил әсәрләрен бастырган матбугат йортын карарсыз, В.И. Качалов театры һәм Казан мәчесенә куелган һәйкәл турында күп мәгълүмат белерсез.

Экскурсиягә түбәндәге телефон номеры буенча алдан язылырга мөмкин:
+7 (843) 567-81-42