Ислам мәдәнияте музее көн саен эшли
Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла
Ислам мәдәнияте музее – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бүлекчәсе. Кол Шәриф мәчетенең иң биек катында урнашкан.
Музей ислам дине турында гомуми күзаллаулар бирә, татар халкы тарихы һәм мәдәниятендә ислам диненең роле белән таныштыра, татарларның ислам мәдәниятенә, Идел буе халыкларының мөселманнарның гореф-гадәтләренә керткән өлешен чагылдыра.
Музей экспозициясендә төрки телле кулъязмалар һәм басмалар, Алтын Урда чорындагы керамик эшләнмә үрнәкләре, XIV-XV гасырларда Кирмәндә урнашкан Нур–Гали мәчете макеты, XIX гасырга караган Коръән һәм башка кызыклы экспонатлар бар. Музейда шулай ук «Коръән битләре» дип аталучы интерактив экспонат урнаштырылган. Ул Коръән сүрәләрен танылган нәфис сүз осталары башкаруында тыңларга, үзенчәлекле гарәп тексты һәм Изге Китапның тәрҗемәсе белән танышырга мөмкинлек бирә. Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.
Зурлар | 200 ₽ |
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр | 100 ₽ |
16.05.2023 - 12.11.2023
0+
Казан Коръәне
Ислам мәдәнияте музее
30.08.2022 – 20.08.2023
0+
Казанның Җәмигъ мәчетләре
Күргәзмә революциягә кадәр булган, бүген эшләп килүче һәм проектланып киләчәктә төзелә торган җомга мәчетләре галереясен тәкъдим итә һәм өч тупланмадан тора. Проект Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә…
Ислам мәдәнияте музее
Мавыктыргыч уен көнчыгыш риваятьләре һәм табышмаклары дөньясына алып кереп китә.
ТулыракМастер-класста катнашучылар төрле төстәге яулыклар һәм палантиналарны мөселманча бәйләргә өйрәнәчәк.
ТулыракҺәркем карандаш ярдәмендә матур открыткада гарәп хәрефләре белән үз исемен язарга өйрәнәчәк
ТулыракПыялага сурәт төшерү алымын үзләштереп һәркем пыяла өслеген чуар бизәкләр белән үзенчәлекли итеп бизи ала.
ТулыракМастер-класста катнашучылар татар милли бизәге белән әйләндереп алынган гаилә вензеле ясый ала.
Тулырак