Музей-заповедник «Казанский Кремль»

События

Все Все события

Музейлар

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее

Музей дәүләтчелекнең барлыкка килү тарихына, дингә һәм татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган. Экспозицияләрдә татар халкының, ата-бабаларыбызның матди һәм рухи мәдәнияте предметлары белән танышып була.

Татарстан табигать тарихы музее

Музей экспозицияләрендә җирнең геологик һәм палеонтологик тарихы белән таныштырга мөмкин. 12 залда 2000 артык экспонат тәкъдим ителгән: метеоритлар, минераллар, казылма үсемлекләр һәм хайваннар калдыклары. Залларда мультимедиялы сенсорлы киосклар, мониторлар һәм плазмалы панельлар урнаштырылган.

Ислам мәдәнияте музее

Музей ислам дине белән таныштыра, дин хакында гомуми күзаллаулар бирә, татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә исламның ролен күрсәтә.

«Эрмитаж-Казан» үзәге

Санкт-Петербургта урнашкан федераль дәүләт мәдәният оешмасы «Дәүләт Эрмитажы» сәнгать һәм мәдәният-тарих музееның Казан шәһәрендә ачылган бүлекчәсе. Үзәкнең күргәзмә залларында даими рәвештә «Дәүләт Эрмитажы» коллекциясендәге, Россия һәм чит илләрнең алдынгы музей күргәзмәләре эшли.

Благовещение соборы тарихы музее

Музейда Благовещение соборының XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр тарихы сурәтләнә. Экспозицияләрдә XVI-XX гасырга караган китаплар, иконалар, Казан һәм Зөя Гуриясенең беренче архиепискобының таягы тәкъдим ителгән.

Туп сарае музее

Музейда Россия музейлары белән берлектә оештырылган күргәзмәләр эшли. Төп экспозиция – корыч кою чокыры. Анда XVII-XVIII гасырларда салынган кирпечләр сакланган һәм пушка коюның төп этаплары реконструкциясе тәкъдим ителгән.

«Манеж» күргәзмәләр залы

Күргәзмә залы XIX гасырда юнкерлар әзерләү өчен кулланылган тарихи бинада урнашкан. "Манеж"да Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы музейлары тәкъдим иткән күргәзмәләр даими үткәрелә.

Гавами бинасы

Выставочные залы разместились в первом подъезде здания, построенного в 1781 году.

Пушкинская карта

Посетите мероприятия Казанского Кремля по программе «Пушкинская карта»

Музей-заповедник «Казанский кремль»

Казанский Кремль – древнейшая часть Казани, представляющая собой комплекс архитектурных, исторических и археологических памятников, раскрывающих многовековую историю города. На сегодняшний день Казанский Кремль является одним из самых популярных туристических объектов России, который ежегодно посещают более 3 миллионов человек.   В 2000 году XXIV сессией Комитета Всемирного природного и культурного наследия ЮНЕСКО было принято решение «О включении историко-архитектурного комплекса Казанского Кремля в Список Всемирного наследия».

История кремля

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли