Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла.
Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бүлекчәсе, Кирмәннең иң борынгы өлешендә – элеккеге Сарай чиркәве бинасында урнашкан.
Музей дәүләтчелекнең барлыкка килү тарихын, дин һәм татар халкының гореф-гадәтләрен тасвирлый. Музей экспозициясе 2000 елдан артык чорны үз эченә ала һәм татар халкы, ата-бабаларыбызның матди, рухи мәдәнияте предметлары белән таныштыра.
Экспозициядә Казан ханнары тәхете, Казанның меңъеллык тарихын раслаучы X гасыр чех тәңкәсе, XVI гасыр татарларының гарәп графикасы белән башкарылган язма үрнәкләре һәм башка уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.
Выставочный зал (1 этаж) | Экспозиция (2 этаж) | Выставочный зал и экспозиция | |
Зурлар | 80 ₽ | 150 ₽ | 200 ₽ |
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр | 80 ₽ | 100 ₽ | 150 ₽ |
Мавыктыргыч уенда катнашучылар татар халыкның хакимият символлары белән тынышачак.
ТулыракМастер-класс кысаларында катнашучылар махсус алым – басма – ярдәмендә тукыма эшләнмәләрне бизәячәк. Басма – тукымага рәсем ясау ысулы.
ТулыракМастер-класс кысаларында катнашучылар, традицион татар орнаментын кулланып, пыяла стаканны бизәячәк.
ТулыракМузейда озак вакытлар уникаль артефакт – үзенчәлекле мөһер – саклана. Ул күп кенә серләрне чишүче ачкыч булып тора.
ТулыракМастер-класста катнашучылар борынгы күчмә халыклар торагының кечкенәйтелгән күчермәсен төзиячәк
ТулыракМастер-класста катнашучылар җитен һәм нык бау ярдәмендә ат рәвешендәге уенчык ясый алачак. Шулай ук күчмә төрки халыкларның гореф-гадәтләре, җигүле атланып йөри торан атларга булган бәйләнеше турында мәгълүмат беләчәк. Ат – көч, куәт һәм матурлык символы. Килеп чыккан уенчык яхшы бүләк һәм сувенир булачак.
Тулырак